Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугалылар Автомобильчеләр урамын төзекләндерү турында фикер алышты

Үткән җомгада алабугалылар 10нчы мәктәпкә җәмәгатьчелек фикер алышуына җыелды. Биредә алар 4нче микрорайонда Автомобильчеләр урамын төзекләндерү концепциясен карады.

Фикер алышуга якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр, бу урынның киләчәгенә битараф булмаган һәркем чакырылган иде.

Әлеге чара Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.

– Мондый фикер алышулар Алабугада беренче тапкыр гына узмый. Без Пионерлар паркы, “Гуляй-парк”, “Чебурашка” паркы турында сөйләшергә җыелган идек инде. Хәзер Ленин мәйданында төзекләндерү эшләре бара, җәй башына аны тәмамлау планлаштырыла. Очрашуларның барысы да шәһәрлеләрнең фикерен исәпкә алып үткәрелә. Әйтик, Нечаев скверы, Автомобильчеләр урамы кебек яңа микрорайоннар тулысынча төзекләндерелмәгән. Иң мөһиме, алар уңайлы һәм шул ук вакытта куркынычсыз булсын, – дип билгеләп үтте Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина.

Төзекләндерү өлкәсендәге яңа проектлар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Михайлова сөйләде:

– Агымдагы елның август аенда Алабугада масштаблы чара – Укытучыларның ел саен үткәрелә торган конференциясе үтәчәк, шуңа күрә шәһәрне төзекләндерү буенча зур эш көтелә. Быел “Безнең ишегалды” Президент программасы тормышка ашырылачак. Ул өч елга исәпләнгән һәм аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бүген инде әлеге программага кергән 75 ишегалды, шул исәптән Автомобильчеләр урамы да билгеләнгән.

Төркемнәрдә эшләп, алабугалылар Автомобильчеләр урамын нинди итеп күрергә теләүләре турында сөйләште. Әйтик, Ольга Храмова биредә инде 10 ел яши һәм аның ишегалдын төзекләндерүгә үз карашы бар.

– Мин Автомобильчеләр урамындагы 12нче йортта яшим. Мондый фикер алышуларда минем беренче генә мәртәбә катнашуым түгел – бер очрашуда без “Гуляй-парк” турында сөйләштек. Мондый чаралар халык шулай ук шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен кертсен өчен кирәк дип саныйм. Бәлки киләчәктә кемдер үз идеясенең тормышка ашуы белән горурланыр. Безнең ишегалдында балалар мәйданчыгы бар, аны яңартасы килә. Моннан тыш, ул төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән булырга тиеш. Әйтик, таганнар, карусельләр сабыйлар өчен, әмма яшүсмерләргә дә үз вакытларын кайдадыр үткәрергә кирәк – велосипедта, роликларда, скейт-бордларда йөрергә. Биредә зур мәйдан бар, ләкин анда бернәрсә дә юк. Аны футбол кыры итеп эшләргә була, җәй көне бу урында бик күп балалар уйный. Тик кышын ул, кызганычка каршы, бары тик автомобиль кую өчен генә кулланыла. Башка ишегаллары белән чагыштырганда, машина кую урыннары җитәрлек булса да, башка автотранспорт ашыгыч хезмәт машиналарының керүенә комачауламасын өчен, парковка чикләрен киңәйтү яхшы булыр иде. Йорт артында чистартылмаган мәйданчык бар – аңа да кулланылыш табарга була.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина билгеләп үткәнчә, яңа сквер булачак полилингваль мәктәп белән янәшә урнашачак. Мәскәү архитекторлары очрашуда яңа сквер проектын күрсәттеләр һәм алабугалыларга үз төзәтмәләрен кертергә тәкъдим иттеләр. Балалар, спорт һәм инклюзив мәйданчыклар өч гектар мәйданда урнашачак. Сквер төзелешен бу елның августына тәмамлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев