Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугалылар шәһәр яр буен төзекләндерү өчен тавыш бирә ала

Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

2025 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый территорияләр өчен рейтинг тавыш бирүе финалына якынлаша. Алабугалыларга тавыш бирүдә катнашырга волонтерлар ярдәм итә.

Һәр ял көннәрендә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр волонтерлар шәһәребезнең ике ноктасында — «Барс» яшьләр үзәгендә һәм «Иллюзион» кинотеатрында кизү тора.

«Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников билгеләп үткәнчә, иреклеләр 2025 елгы төзекләндерү проекты турында тәфсилләп язылган брошюралар тарата.

Аларда күрсәтелгән QR-код буенча үтеп, ошаган иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Активистлар тавыш бирү тәртибен аңлата, нинди төзекләндерү объектларын сайларга мөмкинлеген сөйлиләр.

Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Төзекләндерү өчен шәһәребез халкы тавыш бирә ала торган иҗтимагый киңлекләр арасында: Шишкин урамындагы Кама елгасы яр буе, Тынычлык проспектындагы Пионер паркы, Пролетар урамындагы ипподром территориясендәге сквер, Казан урамындагы Университет паркы һәм Тынычлык проспенктындагы «арысланнар скверы».

Алабугалылар берничә платформада тавыш бирә ала: gorodsreda. tatar. ru сайты, uslugi. tatarstan. ru порталы һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев