Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара

Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.

Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева сөйләвенчә, бүген 8нче мәктәптә капиталь ремонт ясала. Бу максатка республика бюджетыннан 27 миллион 690 мең сум бүлеп бирелгән, тагын 20 миллион сум — җирле бюджеттан.

Шулай ук биш урында — 1нче, 2нче, 3нче, 10нчы мәктәпләр һәм Лекареводагы мәктәпнең ризык әзерләү бүлекләрен төзекләндерәләр. Боларына республика бюджетыннан 28 миллион сум диярлек акча бүленгән. Әйтергә кирәк, 8нче мәктәпнең туклану бүлегендә былтыр ремонт булган иде, быелгы тулы ремонт кысаларында анда түбә һәм тәрәзәләр алыштырыла.

— Түбәне тулысынча сүтеп алабыз, яңасын түшибез, анда су җыелып торымаслык итәбез. Түбәнең гомуми мәйданы — 4 мең квадрат метрдан артык. Бу эшне июль ахырына тәмамларга уйлыйбыз, — ди төзүгә алынган «Мира-Строй» ҖЧҖ оешмасы бригадиры Олег Агеев.

8нче мәктәп директорының административ хуҗалык бүлеге буенча урынбасары Константин Сухих әйтүенчә, яктырткычлар, канализация, су белән тәэмин итү һәм җылыту системалары тулысынча алыштырылган. Җилләткеч торгызылган. Моннан тыш, уку бүлмәләрендәге тәрәзә катлары, тәрәзә төпләре алыштырылган. Барлыгы 122 яңа тәрәзә урнаштырылган. Бу әлегә алыштыруга мохтаҗ тәрәзәләрнең өчтән бер өлеше генә.

«Татнефть» җәмгыяте грантын откан акчалар хисабына, бу исә 30 миллион сумга якын, мәктәпнең санитар бүлекләрен яңартачаклар. Барлыгы 18 бәдрәф: 10 — төп бинада, 8е — янкормада. Спорт залындагы коену бүлмәләре дә яңартыла. Бүген плитәләр салалар, сантехника җиһазларын урнаштыралар. Биредә барысы да заманча стндартлар буенча эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X