Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың 8нче мәктәп бинасына быел капиталь ремонт ясалачак

Бу — 1988 елдан бирле беренче тулы төзекләндерү.

Бина төзелгән вакыттан алып, бу беренче зур ремонт буласы. Быел биредәге мәгариф учреждениесе 34нче туган көнен билгеләп үтәчәк. 

− Мәктәпләрне төзекләндерүнең республика программасы буенча 3600 квадрат метр мәйданда түбәгә ремонт ясап, 349 тәрәзә алыштырылачак. Бу максатка республика бюджетыннан 27 миллион сумнан артык акча, 20 миллион сум — җирле бюджеттан бүлеп бирелә. Моннан тыш, район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән без «Татнефть» грантын оттык һәм 29 миллион сумнан артык акчага мәктәпнең санитар бүлекләрен төзекләндерәчәкбез, − ди мәктәп директоры Миннечулпан Сафина.

Киләсе атнада ук эшчеләр ремонт ясауга керешәчәк. Санитария бүлмәләреннән башласылар, чөнки алар бик начар хәлдә: 26 бәдрәфнең 16сы эшләми. 

Түбәне төзекләндерүләрен дә түземсезлек белән көтәләр. Ел саен кар эри башлауга, мәктәпнең үз "Венеция"се барлыкка килә. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр суны чиләкләргә җыярга мәҗбүр, түшәмнән тамчылап торган су аны бөтенләй таушалдыра. 

Кышын җил өрмәсенгә, мәктәп тәрәзәләрендәге бар ярыкны ямарга, җылытырга кирәк. Җәен аларны ачырлык та түгел, чөнки җимерелеп төшүләре бар. 

− Ниһаять, безнең мәктәптә дә ремонт булачак, без бик бәхетле. Бүген бездә 1104 бала укый, 65 укытучы эшли. Һәр ел укучыларыбыз республика һәм муниципаль олимпиадаларда призлы урыннар ала. Төзекләндергәннән соң, мәктәп яңа утлар белән балкыр дип уйлыйбыз, − ди мәктәп директоры. 

Районның Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева сүзләренә караганда, быел 5 мәктәп ашханәсе һәм ризык әзерләү бүлегенә ремонт ясалган, 13нче һәм 18нче балалар бакчалары территориясе төзекләндерелгән, Бехтерево һәм Поспелово мәктәпләренең тәрәзәләре тулысынча, Яковлево мәктәбендә өлешчә алыштырылган. Шулай ук Лекарево мәктәбе базасында мәктәпкәчә төркем ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев