Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың тагын бер визит карточкасы бар

Яңа причал өстендә шәһәр атамасы рәвешендә зур арт-объект барлыкка килде.

Яр буена берничә көн элек кенә куелган корылма урынын үзгәртеп өлгерде инде. Иң элек атама хәрефләре якынча 100 метрга сулдарак урнаштырылган иде. Безгә Торак-коммуналь хуҗалык департаментында (алар заказчы булып тора) аңлатуларынча, тау уртасында торган язуның бер өлеше тупыллар аркасында күренмәгән.

– Хәзер агачларны кисеп алдылар, ясимметриялерәк булсынга, язуны күчерделәр. Бүген ярдагы причал стенасыннан ул яхшы күренеп тора. Соңгы вариант азаккысы, – дип ышандырды ТКХ департаменты башлыгы Василий Филиппов.

Яңа причалга килгәндә, аның рәсми ачылышын киләсе елга күчерделәр, шулай да техник яктан ул быел ук эшләп китәчәк. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәте хәбәренә карараганда, теплоходлар тикшереп карау рәвешендә сентябрьдән үк яңа урынга туктый башлаячак. Киләсе елда исә, туристлык сезоны башлану белән, Алабуганың яңа причалы тулысынча эшли башлаячак. Әлегә теплоходларны дебаркадер кабул итә, чөнки музей-ядкарьлек белән “Татфлот” арасында, сезон ябылганчыга кадәр, килешү рәсмиләштерелгән. Дебаркадер шәһәргә ун еллап хезмәт итә инде.

Причал иске пристань урынында, анысының эшләмәгәненә ун елдан артык. Биредә өч югарылыклы корылма, ул бер үк вакытта өч теплоходны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Аның төзелеше, арт-объектныкы кебек үк, инвесторлар – Сан-Петербургтан “Конт” ҖЧҖ белән бәйле. “Алабуга муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты” МКУ хәбәр итүенчә, бар эш өчен 60 миллион сумнан артык акча тотылачак. Моннан тыш, причалга таба җәяүлеләр өчен юл салырга ниятлиләр, территория буенча ут баганаларын яңарта башлыйсылар. Министрлар кабинетыннан тиешле карар булган инде, бу хакта Департамент директоры Рөстәм Латыйпов белдерде.

Ә менә планлаштырылган эшләрдән Кама төбен ләмнән чистартып тирәнәйтү булмаячак, ник дигәндә, Чулман төбен үлчәп алган белгечләр мондый гамәлләр кирәк түгел, причал бүгеннән үк теплоходлар кабул итәргә әзер дигән нәтиҗә чыгарды, диде Рөстәм Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев