Алабуганың 4нче микрорайонында юл өстендәге җылылык челтәрләрен сүтүне тәмамладылар
Иске торбалар урынына җир астына заманчаларын урнаштырдылар.
Алабуга җылылык челтәрләре хезмәткәрләре бу атнада Хирург Нечаев урамындагы 16 «а» йорт яныннан үтә торган магистральнең соңгы өлешен алдылар. Аның кирәге калмады, чөнки быел җәй көне үк әлеге йортны 4/5 микрорайоны челтәренә кушып куйдылар.
Иске торбалар урынына җир астына заманчаларын урнаштырдылар. Алар җылылыкны яхшырак саклый, дымнан курыкмый, физик тәэсирләргә чыдамрак. Шулай ук аларның эш вакыты да озынрак − 30-40 ел.
Шәһәрне төзекләндерү буенча зур эш алып барыла, советлар заманындагы кебек юл өстеннән узып торган торбалар алына, заманча торбаларны җир астыннан салалар. Барлыгы 600 метр озынлыкта торбаүткәргечләр сүтелгән һәм яңа корылганнарының озынлыгы 200 метр булган. Башкарылган эшләргә киткән акча күләме — 3,9 миллион сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев