Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың аскы өлешендә спорт залы булачак

Спорт залын Тугаров урамындагы иске пар казаны бинасында урнаштырырга уйлыйлар.

Алабуганың аскы өлешендә спорт залы ачарга уйлыйлар, анда боксчылар шөгыльләнәчәк. 

Спорт залын Тугаров урамындагы иске пар казаны бинасында урнаштырырга уйлыйлар. Аның мәйданы — 500 квадрат метр диярлек. Бина 1969 елда салынган булган, шулай да ул бүген дә ярыйсы, шуңа күрә район башлыгы Рөстәм Нуриев аны спорт залы сыйфатында файдаланырга тәкъдим итте.

Шәһәрнең бу өлешендә мондый корылма бик кирәк. Рөстәм Нуриев билгеләп үтүенчә, тәрәзәләрне алыштырырга, стеналарны җылытырга, фасадны тәртипкә китерергә, эчке якта махсус катлам салырга кирәк. Биредә боксчылар өчен ике ринг һәм йөгереш юлы ясарга мөмкин. Болар барысы да 2024 елга планлаштырыла. 

Тугаров урамында пар казаннары бинасының яңасы төзелә, ул 31 күп фатирлы йорт, балалар бакчасы, мәктәп, Алабуга суворов хәрби училищесы һәм КФУның Алабуга институты тулай торакларына хезмәт күрсәтәчәк. Аны майда куллануга тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев