Алабуганың Георгий паркында декоратив сортлы агач үсентеләре утырттылар
Алабугада Георгий паркын төзекләндерүнең икенче чираты төгәлләнеп килә. Соңгы өлеше — яшелләндерү.
Биредәге инклюзив мәйданчык белән янәшә декоратив сортлы агачлар — кәстәнә, кызыл имән, дүләнә, өрәңге, вак яфраклы юкә —барлыгы 32 агачны Казанның «Зеленый город» оешмасы вәкилләре утыртты.
— Иң зур өстенлек шунда, алар декоратив агачлар. Өстәвенә, үсентеләргә инде биш елдан артык. Агачларның биеклеге — 2,5тән 5 метрга кадәр. Аларны без Туладан һәм Мәскәү өлкәсендәге питомниктан алып кайтабыз, — ди подряд оешмасының ландшафт дизайнеры Мария Воробьева.
Климат һәм агачларның безнең төбәктә ияләнүенә килгәндә, Мария Воробьева аңлатуынча, декоратив үсентеләр бераз нәзберек. Аларга махсус игътибар кирәк. Язын агачлар, яшелләнеп, алабугалыларны сөендерер, ә парк тагын да уңайлырак булып, игътибарны җәлеп итеп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев