Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт булачак

Терапия бүлегендә дә капиталь ремонт көтелә.

Быел Алабуга үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар һәм терапия бүлекләрендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Эш өчен акчаны республика бюджеты бүлеп бирәчәк. 

Бу район башлыгы Рөстәм Нуриевның Алабуга сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге актив позициясе һәм ТР Президенты ярдәме белән мөмкин булды.

Йогышлы авырулар бүлегендә ремонт эшләре 4 февральдән үк башланачак.

− Хәзер без бинаны бушатабыз, пациентлар әлегә стационарда урнашачак, — дип сөйләде үзәк хастаханә баш табибының хуҗалык өлеше буенча урынбасары Виктор Плаксин. 

Искәртик, йогышлы авырулар бүлеге урнашкан бина 1975 елда төзелгән. Бу вакыт эчендә монда өлешчә капиталь ремонт 2004нче елда бер тапкыр гына үткәрелгән. Әлбәттә, бу еллар эчендә бина шактый тузган. Алабугалылар да "инфекционка"ның бүгенге торышыннан канәгать түгел. 

Капремонт кысаларында бинаны тулысынча яңарту планлаштырыла: биредә түбә, фасад, инженерлык коммуникацияләре төзекләндереләчәк, эчке бизәкләү эшләре башкарылачак. Бу эшләргә барлыгы 46 миллион сум акча бүлеп бирелә, Виктор Плаксин сүзләренчә, бу суммага бүлекчәне яңа медицина җиһазлары белән тәэмин итү салынган. Эшләрне көзгә тәмамлау планлаштырыла. 

Быел терапия бүлегендә дә капиталь ремонт көтелә. Исегезгә төшерәбез, бу бүлек барлыгы биш катны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев