Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың Мәскәү урамында иске баганаларны сүтәләр

«Таттелеком» компаниясенең Алабуга бүлеге GPON челтәрләрен җир астына кору буенча эш башкара.

Нәтиҗәдә, халык элемтә хезмәтләренә тоташуның алдынгы технологияләрен алачак, урамнарның да төсе үзгәрәчәк. 

«Таттелеком» җәмгыятенең Алабугадагы идарә җитәкчесе Айдар Фатыйхов сөйләвенчә, Мәскәү урамында, Ала елгасы күпереннән Лесная урамы кисешенә кадәр GPON челтәрләрен төзиләр. Алар җир астына 800 метр озынлыкта урнашачак.

— Бу урам — бердәнбер түгел. Татарстанда уза торган цифрлаштыру программасы кысаларында, «Таттелеком» компаниясе берничә ел инде GPON челтәрләре кора һәм киңлеген арттыра — өлешчә, шундый челтәрләр Танайкада, Олы Тарловкада, Хлыстовода, Голубой поселогында, Подмонастырка тирәсендә һәм аскы Алабуганың өчтән бер өлешендә төзелде. Бу урыннарда төзелеш нәрсә белән аерыла: гадәттә, челтәрләрне баганаларга элеп куябыз, биредә исә җир астына урнаштырыла, — ди Айдар Фатыйхов.

GPON — Интернетка һәм чыбыклы телевидениегә тоташтыруның алдынгы ысулларыннан берсе, бу очракта Интернет тизлеге — 500 Мбит/с, цифрлы телевидение каналлары саны, махсус приставка һәм җиһазлардан башка, 180ләп. Хәзер гамәлдә булган абонентлар бу технологиягә күчүгә, иске бакыр чыбыклар сүтеп алыначак, бу инде 18 агач багана дигән сүз.

«Таттелеком» компаниясе GPON челтәрләрен төзү эшен дәвам итәргә ниятли. Әйтергә кирәк, быел Икмәк шәһәрчегендә, Радуга поселогында, Разведчиклар урамындагы хосусый секторда һәм шәһәрнең аскы өлешендә төзү планлаштырыла. Мәскәү урамындагы эшне декабрьнең беренче ункөнлегендә тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев