Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуганың тарихи өлешендә су челтәрләрен ремонтлый башладылар

Яңа челтәрнең гомуми озынлыгы 2 км 370 метр тәшкил итәчәк.

Быел шәһәрнең 8 участогында су торбаларын алыштыру планлаштырыла. Бу хакта «Алабуга» махсус икътисади зонасының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу департаменты директоры Александр Стрельников хәбәр итте.

Яңа челтәрнең гомуми озынлыгы 2 км 370 метр тәшкил итәчәк. Бу эшләргә 26,5 миллион сум тоту планлаштырыла.

График буенча эшләр Алабуганың тарихи өлешендә, ягъни Гассар урамында башланды инде, анда 200 метр торба яңартылды. Эшләр горизонталь бораулау ысулы белән башкарыла. Бу ысул белән эшләгәндә асфальт япма һәм тротуар азрак җимереләчәк. Яңа суүткәргеч трассасы да юл ягынарак, хәзерге суүткәргечтән 1,5 метр ераккарак күчерелгән. Бу — киләчәктә авария булган очракта, тротуарны мөмкин кадәр азрак җимерү өчен эшләнә.

Эшләр вакытында 1,5 метр иске агач суүткәргеч сүтеп алынган. Әйтергә кирәк, бүгенге көнгә кадәр бу урамга эчә торган су шул торбалардан килгән булган. Бу участокта эшләр тәмамлангач, Покровская урамындагы 38 нче йорт янында, аннары Тынычлык проспектындагы 34 нче һәм Гассар урамындагы 22 нче йорт янында салкын су белән тәэмин итү системасын алыштыру планлаштырыла.

Туристлар арасында популяр булган Казан урамында мондый эшләрне башкару өчен альтернатив карарлар эзләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев