Алабуганың Тынычлык проспектында 31 яңа яктырткыч куячаклар
Баганаларны шушы арада кайтарачаклар.
Тынычлык проспектында яңа тротуарлар салу 90 процентка башкарылган. Аның төп өлеше — сәүдә үзәгеннән Таҗи Гыйззәт урамына кадәр — 960 метр тәшкил итә.
Шәһәрнең төп проспектларының берсендә бу җәйдә тагын нинди эшләр кала? Бу турыда безгә райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.
— Төзекләндерү эшләре дәвам итә: газонны уңдырышлы туфрак белән каралталар, үлән чәчәләр. Моннан тыш, ут баганаларын урнаштыруга бар да әзер, — диде ул.
Баганаларны шушы арада кайтарачаклар. Тротуарның уң ягында 31 яңа яктырткыч булачак, ут баганалары «Биг Бен»га хәтле куелачак.
Проект нигезендә, биредә яңа утыргычлар һәм чүп савытлары булачак. Проспектның бу өлешен төзекләндерү ахырында фонарьларга консольләр куячаклар.
Биредә яңа асфальт, чәчәк түтәлләре дә яңа. Савыр һәм артыш куаклары күзләрне куандыра. Тора-бара бөтен проспект яшелләнәчәк.
Луиза Хабибуллина — өлкән яшьтәге ханым, ләкин ул өйдә утырырга яратмый, шуңа да ул мондагы үзгәрешләрне тиз күреп алган.
— Һәрвакыт икешәр-өчәр сәгать йөрим, аннары ял итәм дә тагын чыгам. Хәзер проспект матур, уңайлы, миңа бик ошый, — ди ул.
Проспектны үзгәртеп кору җирле бюджет хисабына бара. Тотылган акча күләме 15 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев