Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Барлык йорт ишегалларын да яңарыш көтә

Алабугада йорт ишегалларын төзекләндерү буенча, биредә яшәүчеләрнең фикерләре тормышка ашачак.

Юлны төзекләндерергә һәм киңәйтергә, машина кую урыннарын булдырырга, тротуарларны төзергә кирәк. Бер-ике ясалма тигезсезлек урнаштыру да комачауламас иде, бу бик җанлы урын, биредә стоматология поликлиникасы һәм паспорт өстәле урнашкан.

“Безнең йорт ишегалды” проекты кысаларында җәмәгать фикер алышулары вакытында, Пролетар урамының 4, 6, 6 а һәм 8нче йортларында яшәүчеләр әнә шундый теләкләр белдерде. Ишегалды урыны җитәрлек олы, шуңа күрә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мәйданчык, өлкәннәр өчен спорт мәйданчыгы һәм футбол кыры булуын да теләүчеләр бар. Моннан тыш, ишегалды планына чүп савытлары һәм подъездлар янына эскәмияләр урнаштыру кирәклеге билгеләп куелды.

Һәркем үз фикерен һәм теләген әйтә алды. Очрашуны райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова уздырды. Фикер алышулар башланганчы, ул бу программаның 2020 елдан чынга ашырыла башлаячагын әйтте. Программаның инициаторлары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары“Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны хуплады.

Башта без проектта катнашуга 17 ишегалдын куйган идек, ләкин соңгы киңәшмәдә барлык ишегалларны да төзекләндерергә карар иттек. Хәзер без биредә яшәүчеләрнең фикерләрен туплыйбыз, − дип хәбәр итте Людмила Рыбакова очрашуда.

Теләкләрне анкета аша җыячаклар, аңа бер генә сорау кергән: кайсы эш төре мөһимрәк асфальт салу, яшелләндерү, эскәмияләр кую һәм башкалар. Анкета язуын тутырып, 8 сентябрьдә, сайлау участокларына килгәч, аларны махсус тартмаларга саласы. Анкеталарны алдан ук Башкарма комитетның 123нче бүлмәсендә алырга була. Мондый гамәлләр республиканың 18 районында башкарылачак. Төзекләндерүнең башлангыч проекты анкеталарда күрсәтелгән юнәлешләргә карап төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев