Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Бездә су бар!

Алабугада бу араларда салкын су белән тәэмин итүнең яңа челтәрен урнаштыру буенча эш дәвам итә. Торбаларны алыштыруның икенче өлеше 28 августтан башланды. Беренчесе язын төгәлләнгән иде.

Үткән атнада гына ниятләнгән эш күләменнән 400 метр озынлыкта торбалар Нечаев урамында, 169 метр – Пролетар урамында һәм 110 метр – Совет урамында салынды. Бу турыда җитәкчеләрнең гомумшәһәр җыелышында “Алабуга” МИЗ җәмгыятенең су белән тәэмин итү һәм суүткәрү буенча Департамент башлыгы Евгений Иванов хәбәр итте. Әйтергә кирәк, иске, таушалган торбаларны яңаларына алыштыру эше су китерүченең үз акчасына алып барыла. Әлеге Департамент планы буенча быел салкын су белән тәэмин итү челтәрләренең барлыгы 7 мең метр тузган өлешен алыштырырга уйлыйлар (Чагыштыру өчен: үткән елда Алабугада 5 мең метр иске торба алыштырылды). Бу төр эшләрнең подрядчысы “Мелиорация” Сарман күчмә механикалаштырылган колонна, “Водоканал” хезмәткәрләре торбаларга уем ясап тоташтыра. “Алабуга” МИЗының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иске торбаларны яңаларына алыштыруның бер өлеше “Водоканал”ның үз көче белән башкарыла. “Мелиорация” фирмасы салкын су торбаларын Алабуга җирендә генә түгел, башка шәһәрләрдә, мәсәлән, Минзәләдә дә урнаштыра.

Бораулау машинасы операторы Илнур Гыйбадуллин әйтүенчә, хәзер шәһәр урамнарында торба сала торган ике бригада эшли.

Торбаларны без бораулау машинасы ярдәмендә салабыз, грунт та, асфальт та бозылмый. Ике скважина казыйларкерүле һәм чыгулы, алар арасына яңа торба салына. Аннары алар боҗралана. Икенче төрле әйткәндә бу торба салуның ябык ысулы. Эш күп, хәзер без Гассар урамында. Сентябрьдә 4нче микрорайонда 400 метр диярлек торба алыштырдык.

Илнур Гыйбадуллин сүзләренә караганда, бу эшләргә 6 берәмлек махсус техника һәм унга якын кеше җәлеп ителгән. Җәй ахырыннан аның бригадасы  110, 160 һәм 315 миллиметрлы 1500 метр яңа торба салды. Икенче бригада тарафыннан да якынча шулкадәрле эшләнгән, ди бораулау машинасы операторы. Шул рәвешле, “Водоканал” ике айдан да ким вакыт эчендә 3 мең метр таушалган челтәрне яңасына алыштырды дияргә була. Бу инде челтәрләрдә өзеклекләр сирәгрәк килеп чыгачак дигән сүз. Бүген салкын су белән тәэмин итү челтәрләренең таушалган өлеше 70 процент тәшкил итә. Гадәттәгечә, торбаларны иң проблемалы урыннарда алыштыралар.

Һава торышы, әлбәттә, эшчеләргә уңай түгел. Шулай булса да, ноябрьгә эшләр төгәлләнәчәк, ди алар.

Әйтергә кирәк, яңа торбалар урнаштыру белән беррәттән, 20 мең куб метр сыешлы, эчәргә яраклы су саклый торган урын төзелә. Гидравлик сынаулар үтелгән, бүген савытны утырталар. Шулай ук “Иделне сәламәтләндерү” проекты кысаларында район чистарту корылмаларын үзгәртеп коруның икенче этабы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев