Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Дачадан кайткан алабугалы үз йортын танымаган

Тугаров урамындагы 24нче йортта яшәүче Петр Медведевны дачадан кайтуга күңелле сюрприз көткән.

Фасадны төзекләндерү эшләреннән соң ул торган йортның тышкы кыяфәте тулысынча үзгәргән. Җәен ир-ат дачада яши һәм шәһәргә пенсия алу өчен генә килә икән. Ул киткәндә, ремонт башланган гына була, ә әйләнеп кайтуга инде Петр Медведев соры кирпеч диварлар урынына заманча дизайнлы, матур итеп бизәлгән бинаны күрә.
«Мин бу йортта аның төзелгән вакытыннан ук, 1978 елдан бирле яшим һәм хәзер биредә күпкә яхшырак, матуррак, дип ышанып әйтә алам», — ди алабугалы.
Аның фикеренә шул ук йортның күрше подъездында яшәүче Лидия Крохалева да кушылды.
«Мин монда 18 ел яшим, һәм миңа йортыбызның ничек үзгәрүе бик ошый. Бик матур күренә. Хәзер подъездларны ремонтлыйлар, түбәне дә алыштырсалар яхшы булыр иде», − ди ул.
Күп кенә алабугалылар ремонт бара торган йортларның яңа йөзен лаеклы бәяләде. Фасадлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина сайлаган төсләр гаммасы халык тарафыннан шулай ук уңай бәя алды.
Күрше урамнарда яшәүчеләр дә Тугаров урамындагы яңартылган бинага сокланып карый. Лидия Абзалова Свердлов урамында яши һәм кибеткә, почтага, даруханәгә барганда еш кына әлеге йорт яныннан үтә. Элек ул шәһәрнең бу өлешендә берни эшләнми дип борчылган, әмма бүген, аның сүзләренә караганда, төзекләндерелгән йортлар күзләрне сөендерә. 
Билгеләп үтик, быел 14 йортның фасадлары яңартылачак һәм җылытылачак. Ольга Никитина сүзләренә караганда, башка объектларда тышкы бизәлеш үзгәрергә дә мөмкин. Һәр йорт аерым каралачак.
Фото: Вячеслав Дьяконов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев