Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Глобаль казу эшләре: бер айга якынча 2000 метр яңа торба.

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе Нефтьчеләр проспекты буенча проблемалы участокларны алыштыруны 70 процентка төгәлләгән.

Бу эшләр июнь ахырында башланган. Бүгенге көндә подрядчы оешма, дөресрәге “Теплогаз ҖЧҖ, иске торбаларны 1700 метрга якын озынлыктагы яңаларына алыштырган. Бу хакта Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчелеге хәбәр итә. Аларның  планнарында барлыгы 2334 метр 150 мм диаметрлы җылылык челтәрен һәм якынча 300 метр 89 мм диаметрлы торбаны алмаштыру каралган. Шул ук урында 7 җылылык камерасын яңартып төзү эшләре бара. ПТС баш инженеры Сергей Проскин сүзләренә караганда, аларның 6сы бүгенге көндә реконструкцияләнгән инде. Җылылык челтәрен Алабуга Бораулау эшләре идарәсеннән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кадәр алыштыру планлаштырыла. Эшләрне тәмамлау вакыты31 июль. Оешманың баш инженеры сүзләренә караганда, бу участок – шәһәрнең җылылык артериясен реконструкцияләү буенча эшләрнең бер өлеше генә.

– Безнең максат – кышын өзеклекләр санын киметү. Бу система бер нинди тоткарлыкларсыз эшләргә тиеш. Соңгы нәтиҗә – җылылык белән тәэмин итү һәм халыкка кайнар су бирү сыйфатын арттыру, – ди Сергей Проскин.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, боларның барысына да 17 миллион сум бүлеп бирелгән – болар җылылык челтәрләре предприятиеләренең үз акчалары. Эчке квартал челтәрләрен салуга да 2 миллион 600 мең акча бүлеп бирелгән. Бу җәйдә әлеге эшләр 11нче микрорайонда, 47/16нчы йорт янында да үткәрелде. Бүгенге көндә, 11нче микрорайон йортлары тулысынча индивидуаль җылылык пунктларына күчерелгән. Элек монда өзеклекләр килеп чыкканда, кайнар су белән тәэмин итүдә кыенлыклар булган. Торбаларны алмаштыру әлеге проблемаларны минимумга китерергә тиеш, дип өметләнә коммунальчылар. Хәер, шәһәр буенча мондый проблемалы урыннар аз түгел әле. Августта тузган җылылык челтәрләрен алыштыру эшләре яңа участокта – Әйләнеч шоссе урамында 4нче микрорайон ягына таба башланачак. Анда 150 метр торба үткәргечне алыштыру планлаштырыла. Бу, үз чиратында, предприятиегә тагын 13,5 миллион сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев