Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Ике елга сузылган юл

Олы Качка һәм Олы Тарловкадан – ике торак пункттан, кергәндә һәм чыкканда куркынычсызлыкны тәэмин итү. М-7 трассасының Татарстандагы 1014-1017 километрында сул яктан борылулы ике борылышлы транспорт чишелешен төзү буенча проектның төп максаты шундый.

Проект ел башында ук эшләнгән. Финанслар килә башлау белән, июльдә, бу эшкә алынучы аны тормышка ашырырга кереште. Тендерны “Строй-Инжиниринг” ҖЧҖ компаниясе отты. Әйтергә кирәк, бу максат өчен федераль бюджет 590 миллион сум акча “түкте”. Быел әлеге күләмнән 100 миллион сум, калганын – киләсе елда үзләштерергә ниятлиләр. Бу турыда “Волго-Вятскуправтодор” ФКИ башлыгының урынбасары Сергей Автономов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ике объектның озынлыгы – 3 километр 675 метр. Трассаның бу өлешендәге борылышлы элмәктән башка, проект буенча, күп кенә эшләр планлаштырылган. Дүрт тукталыш урыны ясарга, юл аркылы чыгу-тизлек полосаларын урнаштырырга, туктау һәм утырту мәйданчыкларын булдырырга кирәк. Ниятләр, кем әйтмешли, “наполеонныкыдай”. Проект нигезендә тротуарлар салу да каралган, алар автобус тукталышларыннан әлеге торак пунктлары чатына кадәр булачак. Шулай ук җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу юллары яктыртылачак.

Элегрәк машина һәм автобуслар бу ике торак пунктыннан имин генә кереп-чыгып йөри алмый иде. Аларга юл кисешен бер дәрәҗәдә чыгарга туры килә иде, болай эшләү ярамый; яисә юлның бу өлешен борылышлы урынга җиткәнче, әйләнеп узасы, ә ул якын ара түгел, ягъни тиешенчә борылыш ясау өчен шартлар юк иде. Безгә Олы Качкадан да, Олы Тарловкадан да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер проект буенча 25 метрлы радиуста борылыш ясау күздә тотыла.

Сергей Автономов әйтүенчә, нәкъ менә шушы торак пунктларында яшәүчеләр фикерен истә тотып, федераль юл агентлыгы тарафыннан бу объект магистраль планга кертелгән. Экспертлар эше генә дә ике ел вакытны алган. Ниһаять, төзү-монтаж эшләре башланды. Бу “юл киеме”нең яңа корылмасы булачак, аның нигезен цемент белән ныгытылган комлы-вак ташлы катнашма тәшкил итәчәк. Өстенә өч кат асфальтлы бетон җәяселәр. Өч катламның гомуми калынлыгы 20 сантиметр булачак. Өстәгесе каты вак таш-мастика катыш асфальтлы бетоннан эшләнә, таушалуга каршы тору сыйфаты югары, калынлыгы 5 см. Ул кимчелекләрдән арынып, юл катламының озак хезмәт итүен тәэмин итәчәк, ди Сергей Автономов. Аның әйтүенчә, федераль трассаларның республика өлешенә хезмәт күрсәтү һәм аларны үзгәртеп коруга елына 10 миллиард сум акча бүлеп бирелә.

Подрядчы, трассаның бу өлешендәге бар эшне, 2020 елның ноябренә тәмамларга вәгъдә итә. Бөтенесенә ике еллап вакыт кирәк булачак, дип сөйли “Строй-Инжиниринг” җәмгыятенең башкаручы директоры Илнар Шәрапов.

− Үткән елда без гамәлдәге юл челтәренең 1011 километрыннан 1065 километрына чаклы хезмәт күрсәтүгә контракт төзедек, ягъни без бу юлны карап торучылар, һәм аның бар “чире” дә безгә билгеле. Тендерда катнашырга мөмкинлек килеп чыгу белән, рәхәтләнеп моны эшләдек. Оттык. Хәзер тәүлек буе шушы урында җир эшләрен башкарабыз. Шуның белән беррәттән, эшчеләребез юл билгеләрен һәм кыеклы борысларны сүтү белән мәшгуль.

Эшләрне үтәргә алынган оешма башлыгының сүзләренә караганда, тәүлек буе, берничә сменалап эшлиләр. Әлеге объектта 27 берәмлек юл техникасы һәм автотранспорт җәлеп ителгән. Эшче ресурсларга килгәндә, эшләрне 50 кеше – инженерлар, механизаторлар һәм эшчеләр үти.

− Юл эшләреннән ерак түгел генә асфальтлы-бетон заводының урнашуы да безнең файдага, − ди Илнар Шәрапов.

Эшчеләр әйтүенә караганда, һава торышы әлегә куандыра, транспорт чишелешләрен төзү графиктан алда бара. Өстәп, шунысын да әйтергә кирәк, юлның бер ягы машиналар хәрәкәте өчен ябык. Машина йөртүчеләр моны аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев