Алабуга нуры

Иске микрорайонның яңа тормышы

Алабугада “Ишегалды эчендәге территорияләрне төзекләндерү” республика программасын тормышка ашыру төгәлләнде диярлек. Аның кысаларында торак йортлар янында тротуарлар гына түгел, ә кайбер урыннарда яңа юл салынган.

Мәсәлән, Икмәк шәһәрчеге урамындагы 27 һәм 28 торак йортлар янында яңа асфальт катламы барлыкка килде. Анда яшәүче Надежда Хөснуллина бу турыда хис-тойгыларсыз гына сөйли алмый – ул һәм аның күршеләре бу юлны берничә ел көткәннәр.

– Мичтән бәлеш чыккан кебек көттек! Менә бервакыт иртән без үз йортыбыз янында асфальт җәю машинасын күрдек. Ул чакта үз күзләребезгә ышанмадык. Өстәвенә, бу эшләр шактый тиз – берничә көн эчендә тәмамланды. Элек юл начар булганга күрә, сезон эчендә балаларым 6 пар аяк киеме туздыра иде. Пенсионерлар турында әйтеп тә торасы юк”, – дип сөйләде “Яңа Кама” хәбәрчесенә Надежда. Хәзер Алабуганың тагын 30дан артык ишегалды халкы мондый хисләр кичерә. Мәсәлән, Тугаров урамы, 22, 22а, һәм Пролетар урамы, 24 буенча балалар бакчасына илтүче юл киңәйтелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин сүзләренә караганда, быел барлыгы ишегаллар эчендә 6,6 км яңа юл салынган. Һәм бу вак таш-ком катнашмасыннан 8 километрга якын яңа юлны исәпләмичә. Эш планы, нигездә, шәһәр халкының гаризаларыннан чыгып формалаштырылды, ди Кирилл Мокшин. Бу максатларга республика казнасыннан 45 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Киләчәк планнарга килгәндә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу эш дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта әлеге программа кысаларында киләсе елга план формалаштырыла. 2020 елда нинди ишегаллары төзекләндереләчәк, әлегә хәбәр ителми, чөнки проектны республика хакимияте белән хәл итәргә кирәк булачак. Ә Икмәк шәһәрчеге урамы үзгәрүенә бик шат булмаган бердәнбер кеше – аяк киеме сатучы, чөнки элек үз балаларына аяк киеме алырга дип, аның янына еш кына Надежда Хөснуллина килә торган булган. Ә хәзер аңа сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: