Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Иске паркның яңа яшәеше

Төзүчеләр “Чебурашка” паркын яңадан торгызудагы эшнең беренче өлешен төгәлләп килә. Подрядчы оешма җитәкчесе әйтүенчә, биредә хәзер юллар һәм сукмаклар салына.

Үткән атнада райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм аның беренче урынбасары Ленар Нургаянов яңадан торгызыла торган парктагы төзү эшләре белән таныштылар. Комиссия составында Екатерина Гольдберг – Санкт-Петербургның Orchestra Design архитектура бюросы җитәкчесе дә бар иде. Әлеге бюро шәһәр мохитенең дизайны белән шөгыльләнә. Екатерина Гольдберг парк территориясенең яңадан торгызылуы буенча аның фикерләренең ничек тормышка ашырылуына шәхси бәя бирде.

Подрядчы оешма җитәкчесе Александр Красильников сүзләренә караганда, юллар ясаудан тыш, эшчеләр яктырткычлар өчен баганалар урнаштыру белән мәшгуль. Моның өчен бирегә электриклар бригадасын чакыртканнар.

– Киләсе этап – ачык сәхнә өчен нигез салу. Аның проекты әлегә яраштырыла. Килешенүгә, эшкә керешәчәкбез. Аннары кече сыннар куелачак. Алар күптән эшләнгән һәм бүген-иртәгә китереп җиткерергә тиешләр.

Проект буенча, 4 эре архитектура фрагменты булачак, ди Александр Красильников. Мәсәлән, тиз туклану рестораны янәшәсендә балалар мәйданчыгы булыр, югарыда телгә алынган ачык сәхнәне урнаштыру да күздә тотыла, тагын “Ракета” павильоны һәм башкалар.

– Бирегә килеп вакыт үткәрерлек булсынга, алабугалылар өчен яхшы ял урыны ясарга тырышачакбыз.

Әйтергә кирәк, комиссия әгъзалары карап йөргән вакытта, паркны үзгәртеп кору проектына үзгәрешләр кертү буенча кайбер тәкъдимнәр дә булды.

Мисалга, “Чебурашка”ны тиз туклану ресторанынан аерып торган койманы алырга карар кылдылар. Шуннан соң бу ике ноктаны тоташтыру өчен, тротуар төзү мәсьәләсе алга килеп басты. Бу уңайдан ресторан җитәкчелеге белән очрашу мөһим. Яңа ел чыршысын паркка кую хакында да сорау булды. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең архитектура һәм төзелеш буенча урынбасары Ольга Никитина хәбәр итүенчә, бу мәсьәлә әле йөз процентка хәл ителмәсә дә, үзәк чыршы нәкъ шушында урнашыр, мөгаен.

– Белгәнегезчә, төп чыршыны урнаштыру буенча хәзер интернет-тавыш бирү бара. Әлегә “Чебурашка” алда. Тавыш бирүнең нәтиҗәләре үзгәрергә мөмкин, шулай да шушы парк җиңәр дип уйлыйм. Без шәһәрдә яшәүчеләр фикеренә битараф була алмыйбыз. Паркның кайсы төшендәрәк урнашуын уйлыйсы бар.

Моннан тыш, тимераякта шуарга яратучылар өчен, яңартылган паркта шугалак ясау мәсьәләсе дә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев