Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Хыялдагы ишегалды

Алабугада “Безнең ишегалды” проектын тормышка ашыру буенча актив эш башланды.

Билгеләп үтик, “Безнең ишегалды” йорт территорияләрен яңарту буенча республика программасын эшләү инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары чыгыш ясады. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Бу эш халык белән бергә башкарылачак – алар ишегалларының нинди булачагын үзләре хәл итәчәк. Шуңа күрә республикада булачак төзекләндерү турында фикер алышу өчен, яшәүчеләр белән очрашулар оештырыла. Бу – беренче әзерлек этабы. Халыкның тәкъдимнәре системага салыначак һәм төзекләндерү проектларын эшләү өчен, Төзелеш Министрлыгына тапшырылачак.

Билгеләп үтик, Алабугада проектта катнашу өчен 17 ишегалды билгеләнгән. Аларның барысында да халык күп яши, төзекләндерүгә мохтаҗ, нәкъ менә шуннан, биредә яшәүчеләр тарафыннан шелтәләр белдерелгән. Бәхетлеләр арасында Тугаров урамындагы 44нче һәм Карьер урамындагы 48нче йорт ишегаллары тора. Сишәмбе кич биредә яшәүчеләр белән беренче очрашу булды, аны район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова үткәрде. Аның белән бергә биредә яшәүчеләр белән очрашуга идарәче компания, ТКХ һәм Төзелеш Департаменты, шәһәр һәм район башкарма комитетларыннан вәкилләр дә килгән иде. Ишегалдында ук әлеге урынның схемасы күрсәтелгән планшет урнаштырдылар һәм шунда ук яшәүчеләрнең теләкләрен маркер белән язып бардылар.

− Соңгы елларда шәһәребездә, бөтен республикадагы кебек үк, ишегаллары төзекләнә башлады. Бу тротуарларны ремонтлау һәм төзү, безнең муниципаль программа буенча, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү. Бу әле башы гына. Республикада 40ка якын капиталь ремонт һәм төзелеш программасы бар – балалар бакчалары, клублар, машина юллары. Киләсе программа – ишегалларын төзекләндерү. Бүген сезгә яшәргә уңайлы булсын өчен, без бергә фикер алышырга тиеш, − диде Людмила Рыбакова, җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итеп.

Очрашу барышында Людмила Рыбакова аңлатканча, программада катнашучы ишегаллары, яшәүче кешеләр санына карап, өч төргә бүленәчәк. Һәр төр өчен, төзекләндерү элементларының үз исемлеге булачак.

Мондый очрашулар вакытында квартал эчендәге юлларны, тротуарларны һәм ишегалларына керү юлларын ремонтлау, парковка урыннарын төзекләндерү, уен, балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру, чүп-чар җыю өчен заманча контейнерлар кую, ишегалдын яшелләндерү, яктырту системасын урнаштыру, алыштыру яки модернизацияләү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

Әлеге пунктларның кайберләре Тугаров,44 һәм Карьер,48 йортлары халкы өчен бик актуаль булып чыкты. Чүп контейнерларын урнаштыру, асфальтлау һәм парковкаларны киңәйтү мәсьәләсе актив фикер алышу уятты. Биредә яшәүчеләр эскәмияләр һәм балалар мәйданчыгында киртәләр булмауга зарланды. Монда яшәүчеләр балалар машиналар юлында велосипедта йөрмәсен өчен, велоюл кирәклеген искәрттеләр. Ишегалларында спорт элементлары барлыкка килүенә, кайбер агачларны кисәргә кирәклегенә игътибар итүләрен сорадылар. Моннан тыш, алар ишегалларына асфальт җәюләре турында сөйләделәр, әмма ремонт җиренә җиткереп эшләнелмәгән, ишегалдыннан чыккан юлга игътибар бирелмәгән. Ә ул, шул ук вакытта, куркыныч, диләр яшәүчеләр.

− Бу юл бик начар, таш белән капланган, аның буенча аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә йөрүе авыр, шуңа күрә өй тирәли тукталышка барырга туры килә. Әлеге ишегалдында без 10 елга якын яшибез, ул, гомумән алганда, безгә бик ошый – чиста һәм уңайлы. Өй тормышыннан читтә калмаска тырышабыз, – ди Лидия Барова. 

Сүз уңаеннан, ишегалды төзекләндерү программасы озак вакытлы – ул 5 елга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев