Колосовка трассасында юл төзелешенең икенче этабы бара
Яңартылачак юлның гомуми озынлыгы 6 км тәшкил итә.
Район башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә күпер янындагы участокта грунт алу эшләре бара. Ә менә светофордан төшүгә кадәрге участокта эшчеләр юлның яңа нигезен салалар. Асфальт салу августның икенче декадасында башланачак.
Яңартылачак юлның гомуми озынлыгы 6 километрдан артык. Барлык төр эшләрнең бәясе 295 млн. сум тәшкил итә. Юл 1 сентябрьдә ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев