Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Матур булачак: Алабугада сәламәтлекне саклау урыннарын яңарталар

Алабугада сәламәтлекне саклау урыннарының берьюлы берничәсен федераль һәм республика программалары нигезендә төзекләндерәләр.

Бу гамәл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Алабуганың сәламәтлекне саклау системасын үстерү буенча актив эшләүче район башлыгы Рөстәм Нуриев булышлыгы аркасында мөмкин булды.

Иң башлап төзүчеләр йогышлы авырулар бүлеген ремонтларга кереште, бу эш февральнең 6сыннан ук башланды. Әлеге бина 1975 елда ук салынган. 2004 елда биредә өлешчә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылса да, ул таушалган инде.

− Бөтен җирне яңарталар — түбәдән башлап фасадка хәтле. Төрле дезинфекция чараларыннан бозылган агач тәрәзәләр урынына яңа, пластиктан ясалганнарын урнаштырдылар, электр үткәрәләр һәм түбәне алыштыралар. Тулы ремонт август ахырына — сентябрь башына төгәлләнәчәк, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Виктор Плаксин.

"Инфекционка«ның тышкы күренеше дә үзгәрәчәк. Фасадны җылытачаклар. Аның бизәлешендә берничә төс файдаланылачак һәм ул балалар сырхауханәсенеке белән ярашачак. Йогышлы авырулар бүлеге бинасын тулысынча төзекләндерүгә 46 миллион сум акча тотарга уйлыйлар. Күршедә генә, балалар поликлиникасында, табибларның бүлмәләрен яңарталар.

− Дәвалау эше бүленмәсенгә, ремонтны өлешләп ясыйбыз. Иске линолеумны куптардык, иске буяуларны кырдык. 2018 елда республика программасы буенча монда эшләгән идек, нигездә беренче катта. Быел балалар поликлиникасына федераль бюджеттан 12 миллион сум акча каралган, − дип сөйләде Виктор Плаксин.

Шәһәрнең 4нче микрорайонындагы балалар сырхауханәсендә дә эш кайный. Анда керү юлы яңартыла — «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирәчәк. Эшчеләр бина стеналарын яңарткан арада, биредәге табиблар балаларны Хирург Нечаев урамындагы 16 «а» йортта кабул итәләр.
Алабугалылар күптән көткән гамәлгә дә вакыт җитте — шәһәр поликлиникасының фасадын җылыту эшләре яңадан башланып китте. 2018 елда үткәрелгән капиталь ремонт вакытында фасадның бар өлешенә дә акча җитмәгәнгә, быел 26 миллион сум бүлеп бирелгән.

− Кан басымым югары, шәһәр поликлиникасына еш йөрим. Фасадны яңартуларына шатланам: табиб янына килгәндә, күңел күтәрелеп китә. Матур булыр дип уйлыйм, − дип фикерен уртаклашты Ләйсән Абдуллаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев