Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Матур ишегалды нинди була?

Алабугада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашулар дәвам итә. Хәтерләсәгез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү башлангычы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары чыккан иде.

Яңа программа булдыруга халык мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын уңайлы итү һәм төзекләндерү буенча максатчан программа эшләргә кушты.

Үткән атнаның сишәмбесендә Алабугадагы ике зур ишегалды территориясен төзекләндерү турында фикер алыштылар. Аларның берсе Разведчиклар урамы һәм Нефтьчеләр проспекты кисешкән урында. Биредә 7 йорт урнашкан. Һава салкын булуга карамастан, үз ишегаллары язмышына битараф булмаучылар район җитәкчелеге белән очрашуга чыккан. Биредә ишегалды картасы күренеп торган планшет куйдылар. Гражданнарның һәр әйтелгән теләген шунда билгеләп бардылар. Йортларда яшәүчеләрнең сорауларына райбашкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова җавап бирде. Иң беренче эш итеп, монда торотуарлар кирәклеген телгә алдылар, чөнки балалар мәктәпкә барганда машина юлына чыгалар. Яшь аналар балалар мәйданчыгы урнаштырып, аны киртәләп алуларын сорый. Барысы бертавыштан юлларны һәм машина кую урынын киңәйтүнең мөһимлеген белдерде.

Очрашуда ишегалдына керү юллары турында да сүз булды, алар биредә өчәү. Машина йөртүчеләрнең “җитез”ләре, ишегалдын трассага әверелдереп, кызыл билгеле светофорда көтеп торасылары килмичә, шушыннан үтеп йөри. Карт агачларны кисү мәсьәләсе дә авырткан сөялгә басу белән бер, шуңа күрә “территорияне яшелләндерү” пункты каршына да картада билге куелды. Чүп савытларының урынын алмаштырырга булдылар. Шулай ук йортларда яшәүчеләрне кисәтеп куйдылар: төзекләндерү вакытында бу урындагы барлык иске корылма сүтеләчәк – мәсәлән, уртада диярлек урнаштырылган иске гараж.

Шул ук кичтә тагын бер очрашу булды. Анда Төзүчеләр һәм Яшьләр урамнары чатындагы йортлар ишегалдыннан җыелдылар. Алар, беренче чиратта, юлны һәм машина кую урынын киңәйтү турында сүз кузгатты. Территория зур, ишегалды үтеп йөрешле, шуңа да җәяүлеләр сукмакларын яңарту бик әһәмиятле. Монда да балалар мәйданчыгы кирәк, шулай ук спорт мәйданчыгы, бәйрәмнәр өчен кечкенә сәхнәсе һәм эскәмияләре булган урын булуын телиләр. Моннан тыш, ишегалдын яшелләндерергә, яктырткычларны алыштырырга кара кылдылар.

Проектта катнашу өчен, Алабугадагы йорт ишегалларының 17се сайлап алынган. Анда яшәүчеләрнең бер өлеше белән очраштылар инде, алар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республикада шундый 900гә якын очрашу оештырырга уйлыйлар, 327се уздырылган, анда республиканың 1589 кешесе катнашкан.

Халык тәкъдимнәре тиешле эзлектә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына тапшырылачак. Әйтергә кирәк, программа озак вакытка ниятләнгән, ул биш елга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев