Алабуга нуры

Ниятләргә ирешү юлында

Алабугада балалар бакчаларын төзекләндерү тәмамланып килә. Быел бу программага 14, 17, 5 һәм 28нче бакчалар керде.

Төзекләндерелгән бакчалардан беренче булып 28нче санлысы тапшырыла. Бу хакта хәбәрче белән әңгәмә барышында Алабуга мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов хәбәр итте. Андагы эчке эшләрнең барысы да төгәлләнгән инде. Атна башында төзүчеләр фасад өчен кирәкле керамогранит китерделәр, һәм хәзер бинаны җылыту өчен тышлау белән мәшгуль, ягъни әлеге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен гамәлдә әзер дип әйтерә була. Тик шунысы бар, биредә бассейн сентябрь ахырында гына эшләп китәргә ошаган. Бу тәрбия эшенә берничек тә тәэсир итмәячәк, дип аныклады мәгариф идарәсе башлыгы.

– Әйтергә кирәк, шушында, дүрт бакчадан берсендә генә, балаларны вакытлыча башкаларына күчерергә кирәк булмады, шуңа күрә, Ривал Зарипов әйтүенчә, ремонт эшләрен ата-аналар авырлыкларсыз кичерде.

Балаларның йөзгә якынын әти-әниләр җәйгә бакчадан алып торды. Мөмкинлеге булмаганнарның сабыйлары бакчага йөрүен дәвам итте, ләкин бер тәрбияләнүчебез дә башка бакчага җибәрелмәде, – дип сөйләде 28нче балалар бакчасы мөдире Светлана Рәгыйпова.

Ә менә 14, 17 һәм 5нче бакчаларга йөрүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә туры килде. Өйләрендә әби-бабайлары белән калдырырга мөмкин булмаганнар да шулар исәбендә иде. Ачыклавыбызча, алар тагын бераз көтәчәк. “АМР Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты” МКУ мәгълүматына караганда, калган өч балалар бакчасында төзекләндерү сентябрьнең 20-25ләренә бетәсе икән.

Төзүчеләр әйтүенчә, 5нче балалар бакчасында бүгенгә әле түбәне урнаштыру, плитә ябыштыру, идән һәм җылыткычлар белән эш ахырына җиткерелмәгән.

– 14нче бакчадагы төзекләндерү эшләре дә шул дәрәҗәдә, – дип сөйләде Төзелеш департаментының балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерүне тикшерү бүлеге башлыгы Рәшит Табаев. – 17нче балалар бакчасына килгәндә, анда бүген җылыту һәм канализация торбалары урнаштырылып беткән, икенче катта чистага хәзерлек эшләре бара. Шуның белән рәттән эшчеләр идән сала, стеналарны хәзерләп керамика плитәләр ябыштыра.

Гадәт буенча, финанс сорауларына да кагылыйк. Быел балалар бакчаларын төзекләндерүгә акчаны республика казнасы “түккән”. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен тәртипкә китерү 71 миллион сумга төшәчәк. Шушы күләмнең яртысы күчкән, әмма, билгеле булганча, әлеге эшне финанслауга җирле бюджет та кушылырга тиеш – моның өчен якынча 8 миллион сум акча кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: