Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Олы Шүрнәк һәм Костенеево авыл җирлекләрендә су белән тәэмин ителү мәсьәләсен чиштеләр

Биредә торба үткәргеч яңартылды.

Быел Олы Шүрнәк һәм Костенеево авыл җирлекләрендә су белән тәэмин ителү мәсьәләсен чиштеләр — биредә торба үткәргеч яңартылды. Бу эш «Татнефть» компаниясе конкурсы кысаларында откан грантларга үткәрелде.

Олы Шүрнәк авыл җирлеге «Су үткәргечләр төзү һәм чиста су белән тәэмин итү» программасы кысаларында грантлар конкурсында катнашты. Җирлек җитәкчелеге «Су — авыл муллыгы!» проектын тәкъдим итте һәм откан акчаларны уңышлы үзләштереп тә өлгерде. Откан чаралар күләме 733 мең сум диярлек.

— «Су — авыл муллыгы!» проектын тормышка ашыру барышында, җәен Олы Шүрнәк авылындагы Тау өсте урамында 250 метр озынлыкта яңа су үткәргеч салынды. Шулай ук, янгын куркынычсызлыгы максатында, краннар, эшермәләр һәм ике янгын гидранты урнаштырылды. Моңа кадәр авылда бер генә янгын гидранты бар иде. Су үткәргечен уздырыр алдыннан, аның урынын авыл кешеләре белән килештек. Үтәлгән эшне авылдашлар да, янгынчылар да бәяләде, — дип сөйләде Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.

Тау өсте урамында яшәүчеләр су агыза торган иске торбаларны да яңарттылар. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, суның сыйфаты да сизелерлек яхшырды. 

Авыл кешеләренә кышын кыенлык китерә торган тагын бер нәрсә — суның катуы. Мәсәлән, 2018 елның мартында урамның яртысы май урталарына кадәр сусыз калды. Суны күрше урамнан ташыдылар.

— Иске торба үткәргеч 20 еллап элек салынган иде. Аны тиешле таләпләр буенча ясамаганнар. Урыны белән ул 1,30 сантиметр, кайбер җирдә — 1,80 сантиметр тирәнлектә, ә кайдадыр — 2 метрга җитә, дулкын-дулкын шикелле. Грант исәбенә су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Торба үткәргечтә өзеклек була калса, су манарасын япмый гына да, урамга суны туктатып торып була. Кышын яңа су үткәргеч катарга тиеш түгел, чөнки ул хәзер стандарт буенча 2 метр тирәнлектә уздырылды, — дип аңлатты Николай Мельников. 

Олы Шүрнәк кешесе Виктор Пашаев та яңа су үткәргеченә куана. Ул Тау өсте урамында тора, һәм авылда су белән кыенлык булмас дип өметләнә, бар кешенең дә йортына су кертелгән бит.

— Элек су ката иде, һәрвакыт шлангны ялгап, суын түгәргә туры килә иде. Гадәттә, суның март-апрельдә катканы булды. Эшчеләр барысын да сыйфатлы үтәгәнгә, быел андый хәл булмастыр дип ышанабыз. Без, авыл кешеләре, эш барышын күзәтеп тордык, — ди Виктор Иванович.

Костенеево авылында да ел ахырына яңа үткәргечтән су ага башларга тиеш. Җирлек башлыгы Сергей Зеленовский әйтүенчә, ул Свиногорье, Котлов һәм Олы урамнарда салынган.

− Күп еллар инде бу урам кешеләре су җитмәгәннән аптырады. Костенеевода су челтәрләре 100 процент таушалган, без үзебез ремонт ясарга тырышабыз, тик ул гына аз, шуңа күрә «Татнефть» грантында һәм «Чиста су» республика программасында катнашырга булдык. Нәтиҗәдә безгә 7,5 миллион һәм 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелде, − ди ул.

Акчалар үзләштерелгән инде — коелары белән бергә су үткәргеч салынган, янгын гидрантлары, су колонкалары урнаштырылган. Шулай ук ике су манарасы куелган, скважина борауланган. Икенче скважинаны һәм саклагыч зонаны әле ясыйсылары бар. 

− Хәзер эшчеләргә янган насосларны алыштырасы бар, шуннан соң, су манарасы аша су үткәргечкә җибәреләчәк. Шул рәвешле, элекке проблема чишеләчәк, − ди Сергей Зеленовский.

Грант программасы «Татнефть»нең муниципалитетлар белән бәйләнешендә яңа механизм булып тора. 

Конкурста дүрт өстенлекле юнәлеш билгеләнде — «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләр үсеше», «Мәдәният», аларга 27 максатчан программа кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев