Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Район башлыгы шәһәр пляжы төзелешенең барышы белән танышты

Булачак кызыну урынында кыш көнендә дә эш бара.

Рөстәм Нуриев шәһәрнең пляжы булачак урындагы төзелешне карап кайтты. 

Райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов сөйләвенчә, хәзер дамба өяләр. 

− Бүгенгә грунт кайтарып, аны тыгызлыйлар. Ул 27 мең куб метр кирәк булачак, тагын 5 мең куб таш һәм 1000-1200 куб ком. Дамбаны 5,6 метр биеклектә ясыйсы, өске асфальтланган өлешенең киңлеге 10 метр, кырлары 34 метр булачак, − ди ул.

Грунтны тыгызлаганнан соң, ком түшәп, кырыйларын бут ташы белән ныгытачаклар, киләсе елның яз-җәй айларында ком юдыртылачак.

Эшләнгән проект буенча, ял урыны Шишкин урамы буйлап пристаньнән ерак түгел генә, Алабуга шәһәрлегенең тау итәгендә урнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев