Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Рөстәм Нуриев шәһәрне карап йөрде

Үткән якшәмбедә иртүк Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев үзенең урынбасары Ленар Нургаянов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин һәм Шәһәр хуҗалыгы идарәсе директоры Әмир Закиров катнашында шәһәрне карап йөрде.

Маршрут шактый озын иде: АМР Советы бинасыннан Нефтьчеләр проспекты буйлап Алабугадан чыгу юлына кадәр һәм кирегә – 4нче микрорайон аша Тынычлык проспектына. Шәһәрне карап йөргәндә, Рөстәм Нуриев юллар, тротуарлар, газоннар торышына игътибар итте.

Беренче тукталыш кузгалып киткән урыннан ерак түгел иде – Нефтьчеләр проспектының Землянухин урамы белән кисешкән җирендә. Беренче итеп, җитәкче түрәләргә үзәк проспектны яшелләндерүдә бердәм стиль булмавын әйтте. Чүп агачларны кисеп алып, башка төрләрен, мәсәлән, юкә утыртырга була. Агачларның мондый төрлелеге бу очракта бизәми, хәстәрләп-карап тормаган кебек, дип искәртте Рөстәм Нуриев.

− Без үзәк урамнарның тышкы күренешен яңадан карап чыгарга тиешбез, әмма моны кешеләр белән киңәшләшеп эшләргә кирәк, бәлки, бу гамәлгә йорт буенча җаваплы булганнарны да тартырга кирәктер. Америка өрәңгеләрен кисеп алырга кирәк, ләкин алар урынына шунда ук башка агачлар утыртылсын. Һәр урын аерым каралырга тиеш, кирәк икән, ландшафт дизайны буенча белгечкә мөрәҗәгать итәргә, − диде Рөстәм Нуриев.

Әйтергә кирәк, америка өрәңгесе Европага XVII гасырда декоратив агач буларак китерелгән, аны ерак илләрдән кайтарылган башка чит-ят үсемлекләр белән бергә ботаника бакчаларында үрчеткәннәр. Әлеге агач шәһәр шартларына тиз җайлаша һәм үсә. Күмәк рәвештә яшелләндерү мөһим бер вакытта, ил җитәкчелеге шуңа игътибар иткән булган. Хәзер исә ул чүп санала, чөнки тамыр җәйгәч, башка агачларга үсәргә ирек бирми.

Район җитәкчесе шулай ук 40нчы балалар бакчасы янында машина кую урыны булдырырга кушты, яңа мәктәп ачылу белән, биредә машина хәрәкәте күпкә тыгызланды. Яңа сәүдә үзәгенә илтә торган юл буенча, Бакый Урманче урамында, Рөстәм Нуриев тротуарлар салырга кушты. Кибет хуҗасы бу турыда кайгырткан, тик машиналар йөри торган юлга хәтле генә. Бу эшне Сәүдә үзәгенең иясе белән бергәләп башкару кирәк. Шунысын да әйтеп үтик, район җитәкчесе территорияне төзекләндерүдә бина хуҗалары белән тыгыз хезмәттәшлекнең мөһимлегенә басым ясады, ник дигәндә, аларның күбесенең тышкы кыяфәте әлләни түгел – кыйшайган коймалар, чабылмаган үлән, куе куаклар.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Мидхәт улы Алабуга политехник көллиятнең территориясен хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев