Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Шишкин буаларында төзү эшләре башланды

Район башлыгы Рөстәм Нуриев Шишкин буаларында эш барышы белән танышты.

Биредә ике яңа буа төзергә уйлыйлар, ике буа бар иде инде. Махсус салынган дренаж тау битләреннән бәреп чыккан чишмә суларына шушы буаларга агып төшәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, аларның суы агып торачак. Куркынычсызлык саклау максатында, буаларның тирәнлеген 90 сантиметрдан да арттырмаска ниятлиләр. Хәзер шул ике буа өчен чокыр казу эшенә керешәләр.

«АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты» муниципаль казна идарәсенең директоры Равил Шәрипов сөйләгәнчә, бу эшләр апрельдә төгәлләнәчәк, аннары буалар тирәсен төзекләндерәчәкләр. Биредә җәяүлеләр өчен асфальт түшәлгән, агачтан ясалган сукмаклар булачак, велосипедчылар өчен юллар салыначак, кече архитектура формалары куелып, әйләнә-тирә элекке стильдә яктыртылачак. Шишкин буаларының үзәк өлешендәге курганны алып ташлап, агачлар утыртырга, чәчәк түтәлләре ясарга планлаштыралар. Моннан тыш, Мәңгелек ут яныннан буаларга төшә торган баскыч төзекләндереләчәк. 

Проект нигезендә, буалар территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашачак, бәйрәмнәр үткәрү өчен мәйдан корылачак. Район башлыгы бу эшләрне Спас ярмикәсенә тәмамлау бурычын куйды.

Хәтерләсәгез, былтыр безнең шәһәр кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр катнашкан бөтенроссия конкурсында Шишкин буаларын төзекләндерү проекты белән федераль грант откан иде. Моннан тыш, бу урында барган эшкә республика һәм муниципалитет акчасы да керәчәк.

Фото АМР башлыгы матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев