Танайка авылында су белән тәэмин итүче насосны алыштыралар
Ул проектта каралган егәрлекне тәэмин итәчәк
Кичә Танайкада иске насосны яңага алыштыра башладылар. Ул проект егәрлеген тәэмин итәргә тиешле. Элек бу участокта еш кына су белән өзеклекләр килеп чыккалаган.
Белгечләр әйтүенчә, искерү сәбәпле, скважиналарның берсендә насосның үткәрү сәләте кимегән һәм ул тиешле басымны тәэмин итмәгән.
Эшчеләр насосны яңасына алыштыра башлады. Әйтүләренчә, ул проектта каралган егәрлекне тәэмин итәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә, торбадагы басым план күрсәткечләренә якынлашырга тиеш булачак.
Моннан тыш, бакча кишәрлекләренә күпләп су сибелгәнлектән, торба үткәргечтә басым дәрәҗәсе кимегән.
Фото: Алабуга-24.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев