Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Яңа мәйданчыклар – балаларга зур бүләк

Шәһәр һәм районда уен мәйданчыкларын монтажлау эшләре тәмамланды.

Быелгы җәйдә шәһәребезнең 12 урынында һәм Танайка, Поспелово авыл җирлекләрендә яңа таган-карусельле мәйданчыклар барлыкка килде. Бу хакта “Яңа Кама” газетасы хәбәрчесенә “Матур шәһәр” (“Красивый город”) ҖЧҖ директоры Ирек Гыйльмуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел, нигездә, яңа балалар мәйданчыклары уен элементлары (карусель, комлык) белән генә түгел, ә спорт элементлары белән дә җиһазландырылган. Шулай итеп, яңа мәйданчыкларның аудиториясе киңрәк – бу 3 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар. Подрядчы билгеләп үткәнчә, быел, узган елдагыдан аермалы буларак, проектлау вакытында шәхси якын килү кулланылган. Башка сүзләр белән әйткәндә, 2018 елда барлык 16 яңа балалар комплексы да типлаштырылган булса, быел алар барысы да төрледән төрле.

Корылышларны урнаштыру эшенә керешкәнче, зур әзерлек эшләре башкарылган. Һәр проект идарәче компанияләр яки торак милекчеләре ширкәте белән алдан килештерелгән, алар, үз чиратында, халыктан алдан сораштырулар үткәргән. Яңа уен мәйданчыкларын төзү эшләре июльнең беренче яртысында башланды. Балалар куркынычсызлыгына килгәндә, “Матур шәһәр” ҖЧҖ җитештерү начальнигы Рөстәм Батыргәрәев сүзләренә караганда, уен комплексларын монтажлаганда бу момент та исәпкә алынган, әлбәттә.

− Без җитештерә торган барлык җиһазлар сертификацияләнгән, ГОСТ таләпләре буенча эшләнгән һәм барлык куркынычсызлык нормаларына туры килә, − дип ышандыра ул.

Шул ук вакытта балалар яңа комплексларны сынап карарга өлгергәннәр. Әйтик, Мәрҗәни йорты,12 ишегалдында балалар рәхәтләнеп күңел ачалар инде.

− Мин – ике бала әнисе, хәзер бала карау буенча ялда, − дип хис-кичерешләре белән уртаклашты йортта яшәүче хатын-кыз Мария Губанова. – Кызлар күбрәк комлыкта уйнарга, ә улы яңа таудан шуарга ярата. Ә минем өчен иң мөһиме – балаларга ошасын, − ди яшь хатын.

Мәсьәләнең матди ягына килгәндә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин сүзләренә караганда, яңа балалар өчен уен комплекслары урнаштыруга акчаны муниципалитет биргән. Бу максатларга барлыгы 3 миллион сум акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев