Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Йорт ишегаллары нинди булыр?

Алабугада күпфатирлы йорт ишегалларын “Безнең ишегалды” яңа республика проекты кысаларында уңайлы итү буенча фикер алышулар дәвам итә. Бу юлы Тынычлык проспектындагы 47,49,43нче йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын нинди итеп күрүләрен сөйләде.

Шунысын әйтергә кирәк, фикер алышуларда олылар гына түгел, яшь алабугалылар да катнашты. Үз тәкъдимнәрен кертүче яшьләрне күбрәк спорт мәйданчыгын төзекләндерү кызыксындырды. Әлбәттә, аларның теләкләре дә ишегалдын төзекләндерү планына кертелде. Мәйданчыкны резиналы өслек белән капларга булдылар, бу очракта малайларга уеннар вакытында егылу куркыныч булмас.

− Безнең бурыч – ишегалдыбызның нинди булачагын хәл итү, − дип мөрәҗәгать итте райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова. – Программа ишегалдының өч стандартын тәкъдим итә − 500 кешелек, 2 меңгә кадәр кеше, һәм 2 меңнән күбрәк кешелек. Типлаштырылган проектлар эшләнәчәк һәм алар безнең ишегалларны төзекләндерүнең нигезе булып торачак.

Шул ук вакытта биредә яшәүчеләрнең теләкләре дә исәпкә алыначак. Шул рәвешле, Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, шәһәрдә инде тугызынчы ишегалды буенча фикер алышалар, һәм һәр урында хыялдагы ишегалдын һәркем үзенчә күрә. Кайберәүләр подъездларда булганга ишегалдын яктыртудан баш тарта, кемдер балалар мәйданчыгы ясалуын тели, әмма кечкенә яшьтәге балалар өчен спорт мәйданчыгыннан баш тарта. Иң актив кешеләр бәйрәмнәр үткәргәндә кечкенә сәхнә булса яхшырак, ди.

Тынычлык проспекты буенча ишегалды халкына беренче булып Людмила Рыбакова парковка урыннарын киңәйтү турында фикер алышырга тәкъдим итте.

− Биредә яшел зонаны киметү юлы белән машина кую урыннарын киңәйтеп булмаячак, чөнки ишегалдында балалар күп һәм безгә бу территория кирәк, – диде шундагы бер хатын-кыз.

Тик фикер алышудан соң периметр буенча машиналар үтеп йөри алсынга, зур булмаган участок бүлеп бирергә була дигән карар кабул ителде.

− Безгә, һичшиксез, спорт мәйданчыгы һәм тренажерлар, ял итү зонасы һәм почмагы кирәк, – дип билгеләп үтте биредә яшәүчеләр.

Булган яшел территория буенча алар “кәҗә сукмакларын” салып бетергәннәр, шуңа күрә шул урында җәяүлеләр өчен юллар урнаштырырга булдылар, нәкъ менә алар ишегалдын зоналарга бүләчәк.

Балалар мәйданчыкларын уңайландыру да мөһим. Людмила Рыбакова белдерүенчә, бу йортлар 80нче еллар урталарында салынган, балалар өчен мәйданчыклар да шул вакытта төзелгән. Берничә ел элек район башлыгы аларны муниципаль программа буенча урнаштырырга карар кабул итте. Менә бу ишегалдында да шундый мәйданчык бар, аңа өстәмә элементлар гына куясы кала.

Шәһәр халкы ишегалдын яшелләндерү турында да сөйләште. Алар биредә махсус карау таләп итмәгән, матур агачлар һәм куаклар күрергә тели. Аларны тәрбияләү биредәге урам себерүче җилкәсенә төшәчәк.

Моннан тыш, этләрне ишегалдында йөртүне тыя торган билгеләр урнаштырырга, ишегалдының яңа күренешенә туры килердәй итеп, яктырткычларны алыштырырга тәкъдимнәр дә булды.

Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү башлангычы белән РТ Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары чыкты. Бу фикерне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. 5 ел эчендә (2020-2024 еллар) күпфатирларның ишегалларын төзекләндерүне барлык шәһәрләрдә һәм республиканың район үзәкләрендә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев