Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Татарстанның мәктәп укучылары 7 меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклаган

ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.

Быел Татарстанның мәктәп укучылары экологияне бозу очракларын ачыклап, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша 7 356 хәбәр җибәргән, дип хәбәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

“Ел башыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10 304 мөрәҗәгать килде. Экологларга иң актив ярдәмчеләр мәктәп укучылары булды. Алар “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша җибәргән хатлар барлык хәбәрләрнең 54 процентын тәшкил итте”, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Узган уку елында мәктәп укучылары экологларга законсыз 6 800 чүплек турында хәбәр иткән.

“Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы Татарстанда инде дүртенче ел эшли. Шушы вакыт аралыгында укучылар экологларга 20 меңнән артык хәбәр юллаган.

Һәр сезонга нәтиҗә ясап, экологлар иң актив укучыларны, сыйныф һәм мәктәпләрне бүләкли. Бүгенге көндә аеруча Түбән Кама, Спас, Алексеевск районнарыннан һәм Казан шәһәреннән хәбәр җибәрүчеләр күпчелекне тәшкил итә.

Табигатьне саклау органнары һәр ачыкланган чүплек буенча тиешле чарасын күрә, гаеплеләрне таба, җәзасын бирә. Мәктәп укучылары исә үз эшләрен бәяләгән балларны туплап бара, чөнки экологлар алар алдында хисап тота - чүплекнең юк ителүе турында белдереп, фотография җибәрә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/04/176064/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүплек экопатруль

2
X