Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла 18 октябрьдә республика халкы сорауларына

Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.

Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.

Кайнар линия 18 октябрьдә иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр эшләячәк. Сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә була.

Республика халкы сорауларына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173546/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X