Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Болгарда икенче тапкыр ЮНЕСКО Халыкара волонтерлар лагере ачылды

Лагерьда Россия, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Германия, Һиндстан, Мексика, Сербия һәм Франциядән 26 егет һәм кыз катнаша. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168944/

Июль ахырында Болгарда икенче тапкыр ЮНЕСКО Халыкара волонтерлар лагере ачылды. Бу хакта Болгар тарихи-археология комплексы Бөтендөнья мирасы координаторы хәбәр итте.

ЮНЕСКО Халыкара волонтерлар лагеренда Россия, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Германия, Һиндстан, Мексика, Сербия һәм Франциядән 26 егет һәм кыз катнаша.

Проект 12 августка кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә анда катнашучылар археология коллекцияләрен сортларга аеру һәм фотодокументлаштыру белән мәшгуль булачак. Алар шулай ук социаль медиа һәм инглиз телендәге Болгар музей-тыюлыгы сайты өчен яңа текстлар һәм фотоконтент булдырачак, шулай ук "Бөек Болгар" Урта гасыр сугышлары" халыкара фестивален әзерләүдә ярдәм итәчәк.

ЮНЕСКОның "Бөтендөнья мирасы волонтерлары" башлангычы 2008 елдан бирле Бөтендөнья мирасы объектларында халыкара волонтер лагерьлары форматында гамәлгә ашырыла. 2008-2017 елларда 61 илдә 3500 волонтер катнашында 360ка якын лагерь оештырылган.

Россиядә әлеге инициативада катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алулар 2018 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының ике объектында - Болгар тарихи-археология комплексы һәм Санкт-Петербургның тарихи үзәгендә узды.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев