Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

EuroSkills 2018 чемпионатында катнашучы Татарстан кызы ярышларда җиңәргә өметләнә

Карина Халеева һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия җыелмасы составында Татарстан данын яклаячак.

EuroSkills 2018 чемпионатына җиңәргә дип барабыз. Татарстаннан Европа чемпионатында катнашучы Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Карина В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында укый. Европадагы һөнәри осталык ярышларында ул «Эшкуарлык» компетенциясендә чыгыш ясаячак.

25-29 сентябрь көннәрендә Венгрия башкаласы Будапештта һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты (EuroSkills 2018) узачак. Анда 28 илдән 43 компетенция буенча 600гә якын конкурсант катнаша. Россия җыелмасына Татарстаннан алты вәкил керде.

Карина Халеева фикеренчә, мондый дәрәҗәдәге чемпионатта катнашу нәтиҗәсендә яшьләр үзләре сайлаган һөнәри юнәлеш буенча гаять зур тәҗрибә туплый һәм яңа белемнәргә ия була. «Мондый чемпионатта катнашу – Татарстан һәм Россия эшкуарлары, үз эшләрен ачкан кешеләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Мин дә киләчәктә үз эшемне ачарга телим», - диде Карина Халеева.

EuroSkills – 25 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен һөнәри осталык буенча Европадагы иң зур масштаблы ярышлар. Алар ике елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы чемпионат 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәрендә узды. Анда Россия җыелмасы гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: euroskills

2
X