“Идел-Пресс” һәм Татарстан китап нәшрияты балаларга китап бастыру үзенчәлекләрен күрсәтте

Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы һәм Татарстан китап нәшриятында республикада Эшче һөнәрләр елы кысаларында ачык ишекләр көне уза.
Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы һәм Татарстан китап нәшрияты республикада Эшче һөнәрләр елы һәм WorldSkills илкүләм чемпионаты кысаларында ачык ишекләр көне үткәрә. Журналистика белгечләре һәм нәшрият хезмәткәрләре 100ләп балага китап бастыру үзенчәлекләре һәм контент булдыру серләрен өйрәтте.
Чарада Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121нче лицей, 16нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе укучылары, КНИТУ – Казан технология университеты студентлары һәм башкалар катнаша.
“Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Казан технология университетының өч студенты үз эшләренең осталары белән WorldSkills илкүләм чемпионатына әзерләнә.
Экскурсиядә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, аның беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм “Салават күпере” балалар журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова балаларны эшчәнлекләре белән таныштырды, сыйфатлы контент булдыру турында сөйләде.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин “Татар-информ” хәбәрчесенә бүген “Идел-Пресс”ның көн дәвамында кунаклар кабул итүен әйтте. “Кунаклар китап бастыру эше белән таныша. Укучыларыбызга китап барлыкка килү серләрен дә ачарбыз. Без елына 200ләп китап чыгарабыз. Балаларның күбесе аларны белми дә. Безнең максат – яшьләргә безнең барлыгыбызны аңлату, аларны безнең китап белән таныштыру”, - диде ул.
Илдар Сәгъдәтшин: “Бәлки киләчәктә шушы яшьләр арасыннан редакторлар, нәшрияттә эшләүчеләр килеп чыгар”, - дигән теләк әйтте. Аның урынбасары Айдар Гыймадиев балаларның китап белән кызыксынуларын күргән. “Безгә чакырылган балалар иҗатка омтылган. Һәр мәктәптә иҗат төркемнәре бар. Үзегез күрәсез, балалар без сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ачык ишекләр көнендә катнашучыларны өстәп басуга әзерләнү, басма, китап төпләү, китап һәм газета цехларына алып бардылар.
Укучылар полиграфия-нәшрият комплексы хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. 121нче лицейның 7нче сыйныф укучысы Зилә Хәбибуллина бүгенге очрашудан канәгать калган. “Мин бу эшне бик авыр дип саныйм, чөнки монда бай фантазияле кеше булырга кирәк”, - ди ул. Ә Зиләнең сыйныфташы Алия Галиева “Бүгенге чара миңа бик ошады, ди. Мин шушы юнәлештә хезмәт куючы кешеләргә бик күп көч кирәк икәнен аңладым. Китап һәм журналлар бастыручы машиналар шаккаттырды. Мин аларны беренче тапкыр күрәм. Бик канәгать калдым”, - диде Алия “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Фото: Султан Исхаков
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182643/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итәГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14200
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.17100
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.16400
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14200
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.12900
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.11900
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.10800
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.10700
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.10600
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.10500
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.10500
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.10400
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.10300
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.10200
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.9700
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.9600
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.9200
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.9000
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.8800
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.8700
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.8700
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.8600
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.8500
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.8400
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.8000
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.7900
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.7600
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.7600
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.5500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.5100
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5100
-
21 май 2022 - 08:07Алабуга районындагы чәчү эшләре озакка сузылган яңгырлар аркасында тоткарлана Яшелчәчелеккә һава торышы әлегә зур үзгәрешләр кертмәде.2900
-
21 май 2022 - 10:00Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.2500
-
21 май 2022 - 11:30Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика