Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казан "WorldSkills" дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер – Саймон Бартли

“Казан – "WorldSkills" дөнья чемпионатын Россиягә китергән бердәнбер шәһәр”, - диде "WorldSkills International" президенты.

Казан "WorldSkills" дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер. WorldSkills International президенты Саймон Бартли сүзләренчә, Казан – WorldSkills дөнья чемпионатын Россиягә китергән бердәнбер шәһәр. Саймон Бартли бу хакта бүген IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

"WorldSkills International" президенты Саймон Бартли сүзләренчә, Казан "WorldSkills 2019" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты өчен яхшы урын әзерләгән. “WorldSkills 2019, ягъни һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанның искиткеч урынында үтәчәк. Сезнең Президент, сезнең мэр 2019 елның август аенда узачак шушы чемпионат өчен бик яхшы һәм бик уңайлы урын әзерләгәннәр. Казан даими рәвештә "WorldSkills" хәрәкәтенең саклаучысы һәм алга этәрүчесе булды. Казан – "WorldSkills" дөнья чемпионатын Россия Федерациясенә китергән Россиянең бердәнбер шәһәре”, - диде ул.

Саймон Бартли Казан волонтерларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында эшләргә әзер булуын әйтте. “Дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшьләр нәрсәгә һәм нинди дәрәҗәдә сәләтле икәннәрен күрсәтәчәкләр. Бу яшьләр - үз илләренең чемпионнары. Сезнең ил, сезнең Казан дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә кабул итәчәк. Мин моңа бер дә шикләнмим. Россия футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул итте. Бу дөньякүләм вакыйга инде ахырына якынлашып килә. Тиздән Казан яңа чемпионатны, "WorldSkills 2019"ны кабул итәчәк. Без футбол буенча Дөнья чемпионатында эшләгән волонтерлар белән сөйләштек. Алар һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында да эшләргә теләк белдерделәр”, - диде "WorldSkills International" президенты Саймон Бартли.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Динә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X