Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Поликлиникалардагы чиратлар мәгълүматлаштыру проекты ярдәмендә хәл итәчәк

Әлеге проект ведомствога табиблар һәм кабул итү турында бәяләмәләр, фикерләр җыярга да мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлаштыру проекты ярдәмендә поликлиникалардагы чиратлар проблемасын хәл итәчәк. Ведомство эксперты, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары Владимир Шерпутовский шундый тәкъдим белән чыкты.

«Табибның авыруны кабул итүе һәр пациентка бүленгән билгеле бер вакыттан гыйбарәт. Әгәр ул соңга калса яки килмәсә, табиб вакытны югалта һәм талон «яначак». Бу проблеманы хәл итәсе бар әле. Шулай ук чираттан тыш хезмәт күрсәтелүче категориягә караган гражданнарны да (ветераннар, йөкле хатыннар һ.б.) исәпкә алырга кирәк», - дип искәртте эксперт.

Владимир Шерпутовский сүзләренчә, электрон система аша кабул итүгә язылучыларның 25 процентка якыны белгечкә күренергә килми.

Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук кире элемтәне җайга салу өчен башка ведомстволар белән берлектә «Халык контроле» системасына керде.

«Табибта кабул итүдә булганнан соң икенче көнне пациентка күрсәтелгән медицина хезмәтенең сыйфаты турында сораулар бирелә. Әгәр аны күрсәтелгән хезмәтләр канәгатьләндермәгән икән, ул күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итә ала һәм аның үтенече якын көннәрдә каралачак», - дип искәртте Шерпутовский.

Экспертлар очрашкан тагын бер проблема – тар белгечләргә язылып булмавы турында халыктан килгән шикаятьләр.

Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика халкының министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә хәзер турыдан-туры катнашачагы хакында хәбәр иткән иде. Сынау проекты 21 сентябрьдә старт алды.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чират поликлиника