Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервисларны атады

Статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллана.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында кайсы сервислар аеруча популяр булуы билгеле. Алар турында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Министр әйтүенчә, иң популяр хезмәтләр булып элеккечә баланың билгеләрен карау (үсеш 105 процент), табибка язылу (үсеш 12 процент), штрафларны тикшерү һәм түләү (үсеш 2 процент), счет-фактураларны түләү (үсеш 33 процент) санала.

Роман Шәйхетдинов статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллануын әйтте. Бу, нигездә, гаиләле, балалы, шәхси автомобиле булган кешеләр. "Порталда хатын-кызлар еш кына табибка языла, исәпләү җайланмалары күрсәткечләрен кертә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түли. Балалар бакчасы хезмәтләре өчен акча суммасын карап баралар. Ирләр, беренче чиратта, порталга кереп, штрафлар, торак-коммуналь хуҗалык сервисларын карый, аннары гына табибка язылу тора",  - дип сөйләде ул.

Сервисларга ихтыяҗ зур булуын исәпкә алганда, ТКХ хезмәтләре хәзер комиссиясез, ә штрафлар 50 процентлы ташлама белән түләнә. Счетчик күрсәтечләрен кертү уңайлашкан: хәзер кергән саен квитанциядән озын счет кертү кирәкми, аны шәхси кабинетта саклап калып була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173528/

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X