Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Россиядә беренче электрон таможня Идел буе федераль округында ачылды

Тантана Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды.

Россиядә беренче электрон таможня Идел буе федераль округында Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында ачылды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан форумда ТР таможнясының Чаллы таможня посты башлыгы Роберт Мифтахов катнашты.

Ачылыш тантанасы Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды. Россиядә беренче электрон таможня эшенә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев старт бирде.

Моңа кадәр Идел буе федераль округында операцияләрне таможняда рәсмиләштерә торган 53 урын эшләгән. Хәзер исә Идел буе электрон таможнясы декларация ясауда «бердәнбер тәрәзә»гә әверелде.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев Россия Президентының икътисадны цифрлаштыру курсын игълан итүе хакында искәртте. «Дәүләт идарәсе өлкәсендә әлеге процессның чишмә башында нәкъ менә таможня органнары тора», - диде Машковцев.

Идел буе электрон таможнясы ачылу — инвестицион климатны яхшырту һәм административ киртәләрне киметү алымы ул. Бу исә товарларны рәсмиләштерү тизлеген арттыруны һәм таможня операцияләрен башкаруда бертөрлелекне тәэмин итә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/174020/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев