Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»да 4,5 млрд сумлык сыек пестицидлар заводын ачты

«Август-Алабуга» җитештерү егәрлеге елына 50 млн литр әзер продукция һәм 8 млн канистр полимер упаковкалар тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Август-Алабуга» химия чараларын җитештерү буенча завод ачылышында катнашты. Предприятие нигезенә беренче таш 2016 елда республика җитәкчесе тарафыннан салынган иде.

«Бүген без «Алабуга» махсус икътисади зонасында чираттагы заманча производство ачабыз, ул импортны алыштыруга, әлеге продуктның экспорт потенциалына исәпләнгән, һәм, әлбәттә, үсемлекләрне яклау чарасы — безнең агросәнәгать комплексы уңышлы булсын өчен бик җитди элементларның берсе», — дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Предприятиедә 4.0 Индустрия технологияләре тулысынча җәлеп ителгән. Бу югары сыйфат, җитештерүчәнлек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге турында сөйли, диде Рөстәм Миңнеханов.

Объект төзелешенә инвестицияләр 4,5 млрд сумнан артып киткән. Бу - «Август» компаниясе (4 млрд сум) һәм Сәнәгатьне үстерү федераль фонды (500 млн сум) акчалары. Бу акчалардан заводны төзегәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә генә дә 233 млн сум акча кертелгән. 200гә якын эш урыны булдырылган.

«Август» - Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иң җитди партнерларының берсе, диде «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Мондый заводны ачу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә товар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, әгәр аларның товар агымы артса, Татарстан икътисады яхшырачак, дип белдерде агентлыкка Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева.

Җитештерү 17,7 гектар мәйданда урнашкан, Инвестор «Алабуга» махсус икътисади зонасын уңайлы географик хәл аркасында гына түгел, ә инженерлык инфраструктурасы нык үскәнлеге өчен дә сайлап алган. Резидентлар өчен салым преференцияләре дә исәпкә алынды.

«Август-Алабуга» предприятиесе Россия, Германия, Италия, Чехия, Португалия, Япония компанияләренең алдынгы җиһазлары белән җиһазландырылган.

«Август» дөньяның егермедән артык илендә катнаша, шул исәптән Латин һәм Үзәк Америка, Африка һәм Якын көнчыгыш дәүләтләре. Компаниянең җитештерү базасына Чуваш Республикасындагы «Вурнар катнашма препаратлары заводы» һәм Беларусь Республикасында «Август-Бел» заводы керә.

Компания продукциясе ассортиментын 110 төрдән артык препарат тәшкил итә.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/28/188912/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев