Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды

2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч хезмәтләр автопаркнын яңартуга 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.

Татарстанның үзәк район хастаханәләренә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.

 «Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 187 машина, 4 мобиль поликлиника һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко сүзләренчә, стандартлар буенча «ашыгыч ярдәм» автомобильләрен биш ел файдаланганнан соң яңага алмаштыралар.

«Район үзәк хастаханәләренә һәм Татарстан һәм Казан районнарының ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә яңа автомобильләр алды», - диде министр урынбасары.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194169/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X