Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.

Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.

«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры  интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.

 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын  башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X