Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

ТАССРның 100 еллыгына сәнгать әсәрләре булдыру өчен грантлар расланды

Субсидияләрнең гомуми суммасы якынча 15 млн сум тәшкил итәчәк.

 

Татарстан Министрлар Кабинеты ТАССРның 100 еллыгына гомуми суммасы 15 млн булган сәнгать әсәрләрен иҗат итү өчен грантлар раслады. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары “Рәсми Татарстан” сайтында чыкты.

"ТАССР төзелү тарихы белән бәйле вакыйгаларның әһәмиятен чагылдыручы әдәбият һәм сәнгать әсәрләре фондын формалаштыру максатыннан һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, “Әдәбият”, “Музыкаль сәнгать”, “Сынлы сәнгать”, “Балалар өчен төрле жанрдагы сәнгать” номинацияләре буенча грантлар булдырырга карар итә”,-дип хәбәр ителә документларда.

Кече формадагы әдәби әсәрләргә: проза һәм поэзия - 100 мең сумлык 20 грант, зур формага - 500әр мең сумлык алты субсидия бүлеп бирелгән.

Кече формадагы музыканы иҗат итүчеләр камера, вокал һәм хор музыкасы жанрларында 50 мең сумлык ун грант, ә симфоник әсәрләрдә 100 мең сумлык биш грант алачак. Циклик музыкаль эшләр булдыруга һәрберсе 200 мең сумлык 4 грант булачак.

Музыкаль-театр жанрлары – камера, вокал һәм хор музыкасына 600 мең сумлык 2 грант, скульптура - 500 мең сумлык 4 грант, шулай ук рәсем сәнгатенә 500 мең сумлык дүрт грант бирелә.

Декоратив-гамәли сәнгатькә 250 мең сумлык дүрт грант, балалар өчен әдәбиятка — 50 мең сумлык 12 субсидия һәм балалар музыка сәнгатенә — 70 мең сумлык 20 грант каралган.

Нигезләмә үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнде. Акча Татарстан бюджетыннан бүленәчәк.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194153/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тасср

2
X