Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан балаларына җәйге лагерьларга 54,8 меңнән артык түләүсез юлламалар бүленгән

Быел сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итә.

Быел Татарстан балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 54,8 мең 831 түләүсез юллама бүленгән. Шуларның 13 мең 616сы авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов әйтте.

Спикер быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итәчәк, диде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов сүзләренчә, быел балаларның сәламәтләндерү кампаниясен бюджеттан финанслау 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил иткән. “Әлеге сан елдан-ел ара бара, - диде ул. - Балалар өчен 1 мең 843 ял оешмасы эшли. Аерым алганда, 128 шәһәр яны стационар лагере, 15 санатор-курорт оешмасы, 81 палаткалы лагерь, 926 көндезге мәктәп яны лагере, 689 хезмәт һәм ял лагере, Кара диңгез яр буйларында дүрт лагерь бар", - дип сөйләде Борһанов.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X