Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды

2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский торак сертификаты алды.

Татарстанда 23 полицейскийга торак сатып алуга яки төзелешенә сертификатлар тапшырдылар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Бүген Татарстан эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин ведомство хезмәткәрләренә торак сатып алуга яки төзелешенә бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырды.

Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарыннан 23 гаилә сертификат алды. Гомуми түләү суммасы 130 млн сумнан артты”, – диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский 235 млн сумнан артык суммага торак сертификаты алды.

Фото: 16.мвд.рф

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев