Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда 745 машина йөртүче тимер юл кичүләрендә кагыйдә бозган өчен җавапка тартылган

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне тимер юл кичүләрендә аеруча игътибарлы булырга чакыра.

Татарстанда ел башыннан 745 машина йөртүчене тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартканнар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның күпчелеге фото-видеотеркәү системасы ярдәмендә ачыкланган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда быел тугыз ай эчендә тимер юл кичүләрендә ике һәлакәт булган, дүрт кеше үлгән. Бер кеше төрле имгәнүләр алган.

Алдан “Татар-информ” Буа районында июль уртасында үлем очрагы белән булган һәлакәт турында хәбәр иткән иде. “Тугызлы” машинасын йөртүче светофорның тыючы сигналына игътибар итмичә, якынлашып килгән поезд алдыннан тиз генә чыгып китмәкче булган. Шулай итеп, пассажир поезды җиңел машинаны сытып үткән дияргә була. Машина йөртүче һәм өч пассажир фаҗига корбаннары булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе тимер юл кичүләренең куркыныч югары булган объектлар икәнлеген һәм алар аркылы чыкканда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртә.

Тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф яисә өчтән алып алты айга кадәр автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Яңадан кагыйдәләрне бозганда, машина йөртүче автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан бер елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев