Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша

Эшләнелгән концепция агымдагы елның 1 июнендә тәкъдим ителергә тиеш.

Татарстан Республикасында полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша. Әлеге концепция 2019 елның 1 июненә кадәр эшләнеп бетергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстанның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр һәм административ советы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Мәктәпкәчә белем мөһим урын алып тора. Моны аңлап, базалы балалар бакчалары буенча фикерләр тупланды. Бүгенге көндә 24 тәкъдим каралган. Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен формалаштыру алымнары эшләнде. Әлеге вакытта концепцияне булдыру актив процессы бара. Безгә эшләнелгән концепцияне агымдагы елның 1 июненә кадәр эшләп бетерү бурычы куелган”, - диде ул.

Рафис Борһанов республикада полилингваль белем бирү комплекслары концепциясе проекты формалашканын билгеләп үтте. “Концепция проекты әле дә эшләнә. Республикада заманча белем бирү комплексы моделе булдырылырга тиеш. Әлеге комплекста уку-укыту процессы кимендә өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә алып барылачак”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, 17 апрель көнне балалар бакчалары мөдирләре һәм методистлар катнашында киңәшмә узган, биредә мультилингваль телләр тирәлеген булдыру буенча “Бала Сити” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәҗрибәсе каралган. “Анализлар буенча әлеге сегментны булдыруда ата-аналар да кызыксына”, - диде Борһанов.

Татарстанда 2022 елга рус, татар, инглиз телләрендә укытучы полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырылачак. Ике комплекс Казанда, берешәр комплекслар Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында (2019-2020 еллар) Казанның 165 нче номерлы мәктәбе ниегезендә “Адымнар – белемгә һәм ризалыкка таба юл” комплексы булдырылачак.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев