Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк

2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

Татарстанда капиталь ремонтланган белем бирү учреждениеләре саны 2018 ел ахырына 1038 булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда 2012 елдан эксплуатацияләү вакыты 30 елдан артып киткән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

 «6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Быел республикада 28 мәктәп һәм 73 балалар бакчасы ремонтланган. Хәзерге вакытта 21 мәктәпкәчә белем бирү объектында эшләр дәвам итә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/23/173906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев