Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар

Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.

Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

Министр август аенда авыл хуҗалыгы тармагында чын урак өсте булуын искәртте. Өченче атна бөртекле культуралар суктырылуын, терлек азыгы хәстәрләнүен, уҗым культуралары чәчелүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, басулардан икмәкне җыеп алуга, шундук киләсе елга чәчүгә дип туфракны эшкәртә башлау хәерле. Хуҗалыкларның уңышы шунда, дип саный ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 ц тәшкил итә.

Министр република кырларында төрле модификацияле 2,3 мең комбайн эшләвен әйтте. “Тәүлек саен 110-120 мең тоннага кадәр ашлык җыеп алына”, - ди ул.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю марат әхмәтов

2
X